Я рада приветствовать всех посетителей этого сайта.Этот сайт для учителей, учащихся и их родителей

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ:

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ:

“Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда
 милли үзаң тәрбияләү”.


1.Иҗади эксперименталь  эшнең мөһимлелеге.

  Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, практик укытучыларның игътибарын җәлеп итте. Минем укыту һәм тәрбия эшемдә милли төбәк материалы дәресләрдә куллану һәм укучаларда милли үзаң тәрбияләү буенча тормышка ашырыла. Укучыларда милли үзаңлылык тәрбияләүдә татар халык иҗатын кулланам.
 Татар халык уеннары, әкиятләре, мәзәкләр, табышмаклар балаларда уйлану куәтен үстерә. Татар халык иҗатын өйрәнү, класстан тыш чараларда да дәвам итә. Шулай ук татар халкының гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре белән таныштыру, өйрәнү алып барыла.
  Минем максатым:мөмкин булган чаралардан файдаланып укучылырда милли төбәк материалларын куллану һәм милли үзаң тәрбияләү.



2.Тикшерү объекты.

  Укучыларда халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, сәнгать белән кызыксынучы, үз милләте белән горурланучы шәхес тәрбияләү-безнең бурыч.




3.Эксперименталь тикшерү фәне.

   Татар әдәбияты милли үзаңлылык төшенчәләрен укучылырга җиткерүдә ярдәм итү.  Тәрбия эшендә милли үзаң татар халкының  милли сәнгате, мәдәнияте аша да тормышка ашырыла.
 Укучыларга җиткереләсе мәгълүматлар ул тормышта тәрбия гамәлендә салынган, ерактан килә-килә камилләшкән.
 Татар теле һәм әдәбияты укучыларны тормышка әзерли, төрле яклап хәзерлекле шәхесләр формалаштыра, аларның хисләрен, әхлак сыйфатларын, зәвыкларын камилләштерү чарасы да.



4.Мөһим бурычлар.

1)Укучыларны татар халкының традицияләре, бай тарихы белән таныштыру.
2)Укчыларның бәйләнешле лөйләм телен үстерү.
3)Укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.
4)Татар теле һәм әдәбиятына, татар халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.


5.Максат.

  1.Контроль эшләр үткәрү
         а)матур әдәбият белән танышып тору;
         б)ачык дәресләр үткәрү;
         в)педагогик бюллетеньнәр чыгару;

Комментариев нет:

Отправить комментарий