Я рада приветствовать всех посетителей этого сайта.Этот сайт для учителей, учащихся и их родителей

Конкурс "Мастер-класс" учителей татарского языка и литературы

Конкурс "Мастер-класс" учителей татарского языка и литературы


Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының 
Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер-класс бәйгесе

НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер-класс бәйгесе Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”н гамәлгә ашыру максатында үткәрелә.

Бәйгегә җибәрелгән барлык материаллар татар телендә тәкъдим ителә.

1. Гомуми нигезләмә
1.1. Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер-класс бәйгесе  укытучыларның җәмгыятьтәге абруен күтәрү, аларның һөнәри осталык үрнәкләрен һәм алдынгы эш тәҗрибәсен тарату максатында үткәрелә.
1.2. Бәйгенең бурычлары:
·                    иҗади эшләүче укытучыларны барлау һәм аларның хезмәтләрен тиешенчә бәяләү;
·                    татар теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру;
·                    татар теле һәм әдәбиятын укытуның нәтиҗәлелеген тәэмин итәрдәй  заманча технологияләрне куллану осталыгын үстерү.

2. Бәйгене үткәрү тәртибе

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел ” мастер-класс бәйгесе  3 этаптан гыйбарәт:
1 нче этап (10 нче февральгә кадәр)
-          мәктәп күләмендә үткәрелә;
Җиңүче укытучы бәйгенең  район (шәһәр) күләмендә үткәрелә торган 2 нче этабында катнаша.
2 нче этап (25 нче февральгә кадәр)
        район (шәһәр) күләмендә үткәрелә;
        Татарстаннан читтә, Россия төбәкләрендә яшәүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен бәйге мәгариф идарәсе тарафыннан уздырыла.
Җиңүче укытучының документлары (кәгазьдә һәм электрон вариантта), бәйгенең 3 нче этабында катнашу өчен, район (шәһәр) мәгариф бүлекләре (идарәләре) тарафыннан  республикакуләм оештыру комитетына экспертизага җибәрелә. 25 нче февральгә кадәр
Документлар тупланмасында бәйгедә катнашуы турында гариза, белешмә (укытучының соңгы 3 ел эчендәге педагогик эшчәнлегенә район мәгариф бүлеге тарафыннан бирелгән бәяләмә, 1-2 басма бит күләмендә);
·        “Минем педагогик осталыгым ” дигән темага эссе (4 биттән артык булмаган кәгазь һәм электрон вариантта);
·        “Портфолио сәхифәләре” - оригиналь дәрес эшкәртмәләре (1-2), мәкаләләр, тәрбия эше материаллары күчермәсе (кәгазь вариантында); расланган авторлык программалары, укыту-методик комплектлары, дәреслекләр (күргәзмә бәйге барышында тәкъдим ителәчәк);
·        фотосурәт (кәгазь һәм электрон вариантта компакт-дискта*jpg  1 дюймга 300 нокта).
3 нче этап (25 нче февральдән 15 нче мартка кадәр)
 – Бөтенроссия күләмендә үткәрелә. Бу вакытта республика, өлкә, район (шәһәр) бәйгесендә җиңүче укытучыларның җибәргән эшләре жюри әгъзалары тарафыннан өйрәнелә. Материаллары яхшы дип табылган, иң күп балл җыйган укытучыларның кандидатурасы сайлап алынып, Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел ” мастер-класс бәйгесенә тәкъдим ителә.
Тәкъдим ителгән укытучылар арасындагы бәйге март аенда Казан шәһәрендә үткәрелә.
Бу укытучылар түбәндәге бәйге биремнәрен башкаралар:
·                    “Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” дигән темага презентация (10 минутлык видеоролик);
·                    “Мастер-класс” үткәрү (10 мин.). Мастер-класс видеоязмада тәкъдим ителә;
·                    дәрескә методик комментарий (2–3 мин.).

3. Бәйгене оештыру һәм катнашучыларны тәкъдим итү тәртибе.

3.1 Бәйгедә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарында әлеге бәйгенең Россия төбәкләрендә , муниципаль этабында беренче урынны алган укытучылар (һәр район һәм шәһәрдән бер укытучы) катнаша.
3.2. Бәйгедә катнашу өчен укытучыларны регион, район (шәһәр) мәгариф бүлекләре (идарәләре) тәкъдим итә.

4. Бәйгегә йомгак ясау

4.1. Иң күп балл җыйган катнашучы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел ” мастер-класс  бәйгесендә җиңүче дип таныла, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы һәм истәлекле бүләге бирелә.
II-III урынга лаек булучыларга шулай ук диплом һәм истәлекле бүләк тапшырыла.
4.2. Оештыру комитеты төрле номинацияләр буенча да җиңүчеләрне билгеләп үтә.



5. Бәйгенең номинацияләре:

 - “Инновацион технологияләрне оста файдаланучы” (укытучы яңа педагогик һәм компьютер технологияләрен уңышлы куллана);
- « Эксперименталь эшне максатка ашырганда, кыюлык күрсәткән өчен » (укытучы үз предметы буенча эксперименталь эшен иҗади күрсәтә);
- «Укытучылар остазы» (методик эшне җитәкли, яшь белгечләрнең һөнәри осталыкларын үстерергә ярдәм итә);
- “Иң гыйлемле татар теле укытучысы” (укытучы фәнни бәхәстә актив катнаша һәм үз фикерен мисаллар белән дәлилли);
- “Иң гыйлемле әдәбият укытучысы”;
- “Иң яхшы визит карточкасы” авторы;
-  “Иң яхшы эссе” авторы;
- “ Иң яхшы укыту-методик комплекты” төзүче.

6. Оештыру комитеты турында мәгълүмат

6.1. Оештыру комитеты бәйгене үткәрү тәртибен, формасын, урынын һәм вакытын, шулай ук бәйге биремнәрен бәяләү критерийларын билгели.
6.2.  Бәйгегә җибәрелгән материаллар кире кайтарыла.
6.3. Бәйгенең барышы һәм йомгаклары массакүләм матбугат чараларында киң яктыртыла.
            Өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефоннарга шалтыратып белергә мөмкин: (8843) 292-27-74, 292-59-93 - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф  һәм регионара хезмәттәшлек  бүлеге.
Оештыру комитетының адресы:
Казан, Кремль урамы, 9 нчы йорт, 7 нче кабинет.
Нигезләмә түбәндәге сайтта урнаштырылган: www.mon.tatar.ru

Гариза үрнәге:
Район (шәһәр), регион
Белем бирү учреждениесенең юридик исеме, адресы, телефоны
Татар теле һәм әдәбияты укытучысының  фамилиясе, исеме, әтисенең исеме
Мастер- класс кайсы программага нигезләнеп үткәреләчәк (татар теле – туган тел яки дәүләт теле)





Комментариев нет:

Отправить комментарий